Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә электр самокатлары буенча рейд вакытында 9 закон бозучы ачыкланды

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.

6 июльдә Әлмәттә электр самокатларыннан файдалану кагыйдәләрен үтәү буенча рейд вакытында 9 кагыйдә бозучы ачыкланды, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге.

Нәтиҗәдә, түбәндәге бозулар ачыкланды: машиналар йөрү өлеше буенча хәрәкәт итү, машина йөрү өлешен тиеш булмаган урыннан чыгу һәм  светофорның тыю сигналына чыгу.

Автоинспекторлар юл хәрәкәтендә катнашучылар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында профилактик әңгәмәләр үткәрделәр, шулай ук тематик белешмәлекләр тапшырдылар.

 

Фото: Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса