Әлмәттә Тойота ISIS автомобиле йөртүчесе җәяүлене бәрдергән
Авария нәтиҗәсендә җәрәхәтләнгән ханымны медсанчастькә китерәләр.
4 июльдә 6.53 сәгатьтә Әлмәттә Бигәш урамындагы 133 нче йорт каршында руль артына 1991 елда туган автомобиль йөртүче утырган Тойота ISIS автомобиле 44 яшьлек хатын-кызны җәрдерә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.
Хатын-кыз көйләнми торган җәяүлеләр кичүе буенча юл аркылы чыга.
Аны медсанчастькә озаталар.
Фото: Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа