Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

Юлларда

1 июльдән Әлмәттә бушлай күчереп утырту мөмкинлеге булган юл йөрү билетлары гамәлгә керде

1 июльдән Әлмәттә бушлай күчереп утырту мөмкинлеге булган юл йөрү билетлары гамәлгә керде

Билет белән 60 минут эчендә бер тапкыр бушлай күчереп утырырга була.

Агымдагы елның 1 июленнән Әлмәттә транспорт карталары өчен бер айга электрон юл билетлары буенча шартлар яңартыла. Бу хакта "Социаль карта"ның  үсеш буенча директоры хәбәр итә.

Алар буенча бер сәгать дәвамында троллейбусларда һәм шәһәрнең транспорт идарәсе автобусларында бер тапкыр бушлай күчеп утыру мөмкинлеге бар.

Тарифлар линиясе киңәйде: 10, 20, 30 һәм 40 тапкыр йөрү өчен күчеп утыру билетлары барлыкка килде. Бушлай күчереп утырту мөмкинлеген исәпкә алып, бер сәфәр бәясе 11,50 сумнан 14 сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Реклама

Бер транспорт чарасына бер сәгатьтән азрак вакыт узса, икенче транспорт чарасында йөргән өчен түләгәндә йөрү саны үзгәрми.

Әгәр пассажир элек «Электрон кошелек» билеты белән транспорт картасыннан файдаланган булса, ул яңа билетны әлеге картага яздыра ала, бердәнбер шарт – нульле баланс. Балансны сайтта тикшерергә мөмкин.  
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса