Әлмәттә ел башыннан 27 юл-транспорт һәлакате теркәлгән
Әлмәт муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Комиссия утырышы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Денис Косарев рәислегендә узды.
Утырыш эшендә предприятиеләр, юл хезмәтләре, хокук саклау органнары җитәкчеләре, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе әгъзалары катнашты.
Агымдагы елның өч ае нәтиҗәләре буенча авария һәм транспорт дисциплинасының торышы турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы урынбасары Андрей Лиманский мәгълүмат бирде. Ел башыннан 27 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 12 кеше һәлак булган, 24 кеше тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, юл-транспорт һәлакәтләре саны 3 тапкыр кимегән, һәлак булучылар саны 8 кешегә арткан. Җәрәхәтләнүчеләр саны 5 кешегә кимегән.
Автомобиль юллары идарәсе вәкиле Кирилл Митрофанов җирле әһәмияттәге юлларда чокырларны ямау барышы һәм 2022 елга планлаштырылган юл эшләре турында сөйләде. 25 февральдән юллардагы чокырларны бетерү буенча эшләр башкарылган. 12 апрельдән кайнар асфальтобетон белән чокырларны ремонтлау эшләре башланган. Бүгенге көндә эшләр дәвам итә.
Федераль һәм төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында чокырларны ямау күләме һәм язгы ташу чорында автомобиль юлларын карап тоту турында «Татнефтедор» башлыгы Илшат Галимов сөйләде. 2022 елга чокырларны ямау, ярыкларны санацияләү, җәяүлеләр кичү урыннарында юл тамгаларын төшерү, тузган юл билгеләрен алыштыру һәм яңа юл билгеләрен урнаштыру планлаштырылган.
Утырыш ахырында гражданнардан кергән берничә проблемалы мәсьәлә каралды.
Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа