Әлмәт районында ел башыннан бирле каршы як полосага чыгу белән бәйле 13 юл-транспорт һәлакәте булган
10 кеше һәлак булган һәм 22се төрле тән җәрәхәтләре алган.
Каршы як полосага чыгу-юлда иң куркыныч маневрларның берсе. Юллардагы фаҗигаләрнең күбесе нәкъ менә шуның белән бәйле.
Ел башыннан бирле Әлмәт районы территориясендә 13 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 10 кеше һәлак булган һәм 22 кеше төрле җәхәтләр алган.
«Шоферга узып китү түбәндәге очракларда тыела: алда баручы транспорт чарасы башка транспорт чарасын узганда яки хәрәкәтне чикләүче әйберләрне узганда, алда баручы транспорт чарасы сул борылышка сигнал биргәндә; арттагы транспорт чарасы узып китә башлаганда», – дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Валерий Гыйздәтуллин.
Әлмәт районы буенча Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне каршы як юлга чыкканда игътибарлы булырга һәм уйланылмаган гамәлләр өчен тормыш белән түләү куркынычы булачагын истән чыгармаска чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа