Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә җиңел машина юл читенә төшеп киткән

Машина йөртүче медсанчастьнең нейрохирургия бүлегенә озатылган.

4 апрельдә Әлмәттә юл-транспорт һәлакәте булды. Авария Төхвәтуллин урамындагы 9-нчы номерлы йорт каршында 15.00 сәгатьтә була. Бу хакта шәһәрнең ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Хендай Солярис руле артында 1985 елда туган шофер була. Автоинспекторларның башлангыч мәгълүматлары буенча, ул юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламаган, транспорт чараларының юл йөрү өлешендә урнашу кагыйдәләрен бозган, руль идарәсен үтәмәгән һәм машина юл читенә төшеп киткән.


Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә алынган травма  белән машина йөртүче  медсанчастьнең нейрохирургия бүлегенә озатылган.

 

 

Фото: ЮХИДИ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса