Реклама
Барлыгы 15 автобус тикшерелде.
Әлмәттә юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре автобуслар буенча рейд үткәрделәр һәм пассажирларның куркынычсызлыгын тикшерделәр. Өч транспорт чарасының номерлары укылмаган иде. Тагын икесе төзек булмаган ут приборлары белән хәрәкәт иткән. Бер автобус төзек булмау сәбәпле, аны махсус тукталышка озаталар. Ике пассажир куркынычсызлык каешларын эләктермәгән. Барлыгы 15 автобус тикшерелде.
Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре әйтүенчә, пассажирларны йөртә торган автобуслар тизлек режимын сакласын, куркынычсызлык каешларының төзеклеген күзәтсен, төзек булган транспортта гына хәрәкәт итсен иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз