Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә тонировка буенча рейд вакытында 11 тәртип бозучыны ачыклаганнар

Автомобильчеләрнең берсе кабат туктатылган.

Әлмәттә рейд узды, аның барышында автоинспекторлар автомобильнең тонировкаларын үлчәделәр. Полиция хезмәткәрләре автомобиль тәрәзәләрнең яктылык үткәрүен тикшерү буенча эшне көчәйттеләр, чөнки хәзер көннәр кыскара, тәүлекнең караңгы вакытында юл-транспорт һәлакәтләре булу куркынычы югарырак була. Операция барышында 11 тәртип бозучы ачыкланган.

Автомобильчеләрнең берсе кабат туктатылган. Элегрәк шофер штраф һәм тонировканы бетерү турында күрсәтмә алган булган инде. Әмма бу таләпне үтәмәгән. Һәм моның өчен машина йөртүчегә ике меңнән алып, дүрт мең сумга кадәр штраф яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алу яный. Хокук бозучы ЮХИДИ бүлегенә китерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса