Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Ел башыннан Әлмәт районында полиция хезмәткәрләре 500дән артык аек булмаган шоферны тоткарлаган

Исерек шоферлар аркасында 12 авария булган, аларда 2 кеше һәлак булган, тагын 18 кеше зыян күргән.

2021 ел башыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш машина белән идарә итүнең 561 очрагын булдырмый калган. Бу хакта автоинспекциянең Әлмәт бүлеге хәбәр итә.

Исерек шоферлар аркасында 12 авария булган, аларда 2 кеше һәлак булган, тагын 18 кеше зыян күргән.


Исерек килеш руль артына утырган һәм медицина тикшеренүе узудан баш тартканнарга закон буенча 30 мең сум штраф яный, моннан тыш, андыйлар 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә. Кабат законны бозган өчен ике елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Шул ук вакытта хокук бозучы руль артына 3 ел утыра алмый, штрафны 300 мең сумга кадәр түләргә туры киләчәк, шулай ук исерек шоферга 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр яки 2 елга кадәр мәҗбүри эшләр билгеләнергә мөмкин.

Әлмәт ЮХИДИ бүлеге исерек кешенең руль артына утырырга җыенуына шаһит булсагыз, бу хакта 43-96-25 номеры буенча хәбәр итәргә кирәк, дип искәртә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса