Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт-Зәй юлында автобус янган [+ВИДЕО]

Әлеге хәл 26 октябрь көнне кич булган.

Әлмәт һәм Зәй арасында ПАЗ автобусы янды. Бу хәл Поручиково авылы янында булды.

Социаль челтәрләргә юлда ялкын урап алган  автобусның видеосы эләккән.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Мавринодан Зәйгә баручы вахта автобусы белән булган әлеге хәл. Яну нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән. Салонда биш пассажир һәм машина йөртүче булган, алар автобустан чыгарга өлгергән.

Вахта автобусы хәрәкәт иткән вакытта яна башлаган.  Ялкынны бу вакыйга урынына килгән янгын сүндерүчеләр сүндергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса