Реклама
Юл транспорт һәлакәте 22 февральдә булган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, Әлмәт районы юлында, Рус Акташы авылы янында «Киа» йөртүчесе бозлавык юлда идарә итә алмаган һәм юл кырыена төшеп киткән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына юл һәлакәте шаһитлары сөйләгән.
Шаһитлар сүзләренчә, һәлакәттә автомобиль салонындагы хатын-кыз имгәнгән. Аны якындагы хастаханәгә алып киткәннәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз