Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә исерек хәлдә машина йөртүче тоткарланды

11 гыйнварда Әлмәт шәһәренең Белоглазов урамы буенча 54 нче йортта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге юл-патруль хезмәте инспекторлары Дэу Нексия автомобилен тоткарлаган.

Аның белән 1984 елда туган ир-ат исерек хәлдә идарә иткән. Машина йөртүче медицина тикшерүе узудан баш тарта һәм аңа карата административ материал төзелә. Автомобиль махсус стоянкага урнаштырылган. 


Җәмәгать судьясы карары белән машина йөртүче административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм аңа  30000 сум күләмендә административ штраф салынды, 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителеп, административ җаваплылыкка тартылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса