Әлмәт таңнары

Татарстанда машина йөртүчеләргә буранда шәһәр читенә чыкмаска киңәш итәләр

Республикада 14 һәм 15 гыйнварда һава шартларының начараюы көтелә.

 ЮХИДИ машина йөртүчеләргә буран вакытында шәһәр читенә чыкмаска киңәш итә. 

Синоптиклар фаразлавынча, 14 һәм 15 гыйнварда республикада кар, буран, җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр көчәюе көтелә. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык булырга мөмкин.

Дәүләт автоинспекциясендә машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә чыгуны чикләргә киңәш итәләр. Автомобиль юлларында имин хәрәкәт тизлеген сайларга, уйланылмаган маневрлардан һәм тормозга кинәт басудан тыелырга кирәк.

Реклама

Машинада иминлек каешын эләктерергә, ә балаларны махсус утыргычларда йөртергә кирәк.

Буран һәм бозлавык җәяүлеләр өчен дә бик куркыныч булырга мөмкин. Аларга юлда игътибарлы булырга, рөхсәт ителмәгән урында юл аша чыкмаска, яктылыкны кайтаручы элементлар кулланырга кирәк.

Юлларда штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта 8-843-533-38-88 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: