Әлмәт таңнары

Әлмәттә “Такси” профилактик операциясе үткәрелде

Әлеге операция барышында 35 машина йөртүче тикшерелде һәм 12 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды.

12 гыйнварда Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге тарафыннан пассажирларны йөртү өчен файдаланыла торган транспорт чараларының техник торышын һәм кирәкле документларын тикшерүгә юнәлдерелгән “Такси” массакүләм тикшерү профилактик операциясе үткәрелде.

Реклама


7 машина йөртүченең документлары булмады, 3 машинага “Такси” тамгасы, 1 машинага “Такси” фонаре урнаштырылмаган, ә 1 машина юлга техосмотрсыз чыккан. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: