Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт районында булган юл-транспорт фаҗигасе үлем белән тәмамланган

Фаҗига 18 декабрьдә 9:30 сәгатьтә була.

Казан-Оренбург автоюлының Әлмәт районына кергән 208 нче чакрымында Форд Фокус маркалы машина йөртүче хатын-кыз (1985 елда туган), обгонга чыкканда ялгышып, Лада 111930 машинасына бәрелә. Руль артында 1940 елгы йөртүче утырган машина кюветка очып каплана. Ә Форд Фокус Лада артыннан хәрәкәт иткән Ниссан Террано белән бәрелешә. Ниссан Террано белән 1974 елгы шофер идарә итә.


Фаҗига нәтиҗәсендә Лада 111930 машина йөртүчесе күпсанлы тән җәрәхәтләре белән “Татнефть” медсанчастеның реанимация бүлегенә озатыла һәм 14:00 сәгатьтә вафат була.


Лада 111930 автомобиленең 1941 елгы пассажиры тән җәрәхәтләре белән медсанчастьның травматология бүлегенә озатыла. Ул алгы пассажир утыргычында куркынычсызлык каешларын эләктереп утырган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса