Әлмәттә 4 яшьлек баланы бәрдергәннәр
Юл-транспорт һәлакәте 29 октябрьдә иртәнге 8 ләр тирәсендә Гафиятуллин урамындагы 23 нче йорт каршында булган.
Хендэ SOLARIS автомобилен йөртүче Гафиятуллин урамы буенча Төзүчеләр проспектына таба хәрәкәт иткән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ул 34 һәм 4 яшьлек җәяүлеләргә өстенлек бирми һәм аларны бәрдерә.
Зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа