Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә "Җәяүле" профилактик чарасы узды

Аның кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре "Җәяүле, игътибарлы бул!" акциясе үткәрде.

Чара Әлмәт шәһәренең җәяүлеләр кичүендә үткәрелде. Инспекторлар юл хәрәкәтендә катнашучыларга билгеләнгән урыннарда гына юл кичәргә кирәклекне аңлатты, киемдә яктылыкны кайтаручы элементлар булырга тиешлекле әйтте. Моннан тыш, хезмәткәрләр җәяүлеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык булуын аңлаттылар.



Барлык җәяүлеләргә дә белешмәлекләр һәм фликерлар тапшырылды.



Шулай ук кешеләр күпләп җыела торган урыннарда юл-патруль хезмәте экипажлары тарафыннан яктылык кайтаручы элементларны куллану кирәклеге турында тавыш чыгара торган җайланмалар кулланып ,аңлату эшләре үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса