Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәттә янгын вакытында кеше коткарган таксистны бүләкләделәр

Геройга батырлыгы өчен рәхмәт белдерделәр.

Таксист Павел Варфоломеев хатын-кызны янгыннан коткара.

 Әлмәт районы активларының гомумшәһәр планеркасында кеше коткарганда батырлык күрсәткән әлмәтлене бүләкләделәр. 

Агымдагы елның гыйнварында таксист Павел Варфоломеев клиентка чакыру буенча бара һәм Тихоновка авылында йорт янганын күрә. Уйлап та тормыйча, туктап, ярдәмгә ташлана һәм йорт хуҗасын уттан тартып чыгара.

Район башлыгы Тимур Нагуманов аңа Татарстан Республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең Рәхмәт хатын тапшырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса