Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Теш сызлаганда ничек авыртуны басарга?

Яз көне хроник авырулар кискенләшүдән тыш, кинәт кенә тешләр дә сызлый башлый.

Моның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Ләкин тәрбия күргәннәре сызламый шул аның, ди белгечләр. Шуңа күрә теш сызлавының сезонлы кискенләшүе - теш табибына бару өчен бик мөһим сәбәп.

Табибка барганчы авыртуны ничек басарга? Әлеге сорау һәркемне бор-чый. Бу уңайдан без сезгә берничә киңәш әзерләдек.

Теш сызлый башлагач, тиз генә табибка күренү мөмкинлеге булмаса, авызны бер стакан җылы суга бер бал калагы сода салып чайкатырга.

Шулай ук теш сызлавын гап-гади канәфер басарга мөмкин. Аны авырткан теш белән чәйнәп, уртка кысарга кирәк. 15 минуттан авырту басылырга тиеш.
Авыз эчен эвкалипт, ромашка, шалфей, бөтнек төнәтмәләре белән чайкасаң да файдасы тияр.

Камфора, пихта, канәфер маена мамык яисә марляны манып, 15 минутка сызлаган тешкә куярга кирәк.

Эвкалипт, валериан яисә прополисның спиртлы төнәтмәсе дә сызлауны баса ала.

Прополисны авырткан тешкә сылап куйсагыз, ул ялкынсынуны киметә.

Теш сызлавын ибупрофен, нурофен кебек дарулар да баса. Ләкин аларны еш эчәргә ярамый, кулланыр алдыннан инструкциясен яхшылап укыгыз.
Исегездә тотыгыз, авырткан тешкә җылы компресс куярга ярамый.

Тешләрегез сәламәт булсын!

Резедә Шәмсуллина әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса