Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә мәктәп ашханәләре яңа менюга күчәргә мөмкин

Әлегә мондый күчеш башлангыч мәктәп укучылары өчен генә гамәлгә ашырыла.

РФ Президенты йөкләмәсе буенча, кече сыйныф укучылары Роспотребнадзор күрсәтмәләре нигезендә эшләнгән туклану планнары буенча бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителә.

Әмма Әлмәттә һәм Әлмәт районында урта һәм өлкән мәктәп укучылары өчен дә яңа меню барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта район башлыгы Тимур Нагуманов үзенең Инстаграмында туры эфир вакытында хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, бу практика яңа инженерлык мәктәбе базасында кулланыла инде. Әгәр эксперимент алга таба да уңай нәтиҗәләр бирсә, ул шәһәр һәм районның барлык мәктәпләренә таратылачак.

- Укучыларның сыйфатлы һәм баланслы туклануы мөһим, бу аларга сәламәт һәм нык булырга мөмкинлек бирә, - дип нәтиҗә ясады башлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса