Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Канга ихтыяҗ зур: Әлмәттә донорлар саны кимегән

20 апрель Милли кан доноры көне буларак билгеләп үтелә.

Россиядә елына 1,5  миллионнан артык кеше кан күчерүгә мохтаҗ.  Татарстанда  ел саен  35 меңнән артык пациент дәвалануга һәм гомерләрен саклап калу өчен кан комплектлары ала. Аларның кайберләренә даими рәвештә донор каны кирәк.Коронавирус пандемиясе шартларында донорлар аеруча мөһим. Чөнки башка авырулар беркая да китми.

Бу көннәрдә  Татарстанның кан алу үзәкләре куркынычсызлык чарларын көчәйтеп, үз эшләүләрен дәвам итә. Әлмәт кан тапшыру үзәге елына 11 000 донорга кадәр кабул итеп, 6 000 литрга кадәр биоматериал  әзерли ала. Кан компонентлары белән  республиканың көньяк-көнчыгышындагы 12 дәвалау-профилактика учреждениесе тәэмин ителә.

Барлыгы үзәкнең мәгълүматлар базасында дүрт меңгә якын донор исәпләнә. Аларның яртысыннан артыгын әлмәтлеләр тәшкил итә. Районыбызда 500 гә якын мактаулы донор бар.

Мәсәлән, Россиянең Мактаулы доноры Альфрит Гыйматдинов 163 тапкыр кан тапшырган, 73 литрдан артык кан. Гыйматдиновлар гаиләсе донорлар династиясе исемен йөртә.

Үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәч, донорлар саны кимеде, төркемнәр һәм компонентлар буенча дефицит барлыкка килгән. 

Ярдәмгә шәһәр предприятиеләре килгән. Район башлыгы муниципаль хезмәткәрләр белән бергә кан тапшырган. Иртәгәдән кан банкын «Игелекле Әлмәт» штабы волонтерлары һәм «Татнефть» компаниясе яшьләре тулыландыра дигән килешү бар.

Кан тапшыру барлык саклык чаралары белән башкарыла. Бирегә бары тик беренчел шалтырату буенча хәрәкәт итәргә рөхсәт алган кешеләр генә киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса