Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Хәлсезлектән котылу юллары

Кыш ялыктырды, организмның авыруларга каршы торырлык көче дә кимеде.

Шулай да җиңел генә ысуллар белән аңа ярдәм итәргә була.

o Иң беренче чиратта, калкансыман бизгә ярдәм итәргә һәм аны активлаштырырга кирәк. Моның өчен әстерхан чикләвегенең бүлемтек аралыклары төнәтмәсе бик файдалы.

o Иммун системасына тәэсир итүче үләннәр дә хәл кертеп җибәрә. Болар - канлы үлән, элеутерококк, гөлҗимеш, бака яфрагы, тырнак гөл.

o Кан тамырлары өчен салкынча суны җылы су белән чиратлаштыру, аякларны күмеп торган салкынча сулы ваннада йөрү, шулай ук колак массажы бик файдалы.

o Иртән шикәрле кайнар чәй эчегез - бу баш миен тукландырып җибәрер. Кайнар компот та әйбәт.

o Ике ай буена көн дәвамында аскорбин кислотасы, яки аскорутин (көнгә 2 тапкыр 1 әр таблетка) эчегез.

o Кар бик зур энергия бирә. Карлы урманда йөрүдән дә файдалырак ял юк.

o Кыш көне йокысызлыктан җәфаланучылар да шактый. Йокысы туймаган кешенең эшкә сәләте дә кими, кәефе дә булмый. Төнгә кадәр телевизор карау, китап укып ятулар йокыны боза. Шуңа күрә 22.30 сәгатьтән дә соңга калмыйча ятыгыз.

o Йокы алдыннан 20 минут саф һавада йөреп керү, шуннан соң 10-15 минут җылы ванна керү файдалы. Ә менә душ йокыны ача, аны иртән генә керергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: сәләмәтлек