Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов абортлар турындагы законга үзгәрешләр әзерләде

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Россиядә абортлар турындагы законны үзгәртергә тәкъдим итте.

«Республика Татарстан» газетасы хәбәр иткәнчә, якын арада Россия Хөкүмәтендә парламентарийның тәкъдиме хакында фикер алышачаклар.

Фәррахов фикеренчә, илдә абортларны катгый рәвештә тыярга кирәкми, әмма бу мәсьәләдә булачак әти-әнинең икесенең дә фикерен исәпкә алу зарур. Шулай ук, йөкле кыз балигъ булмаган очракта, булачак әнинең ата-анасы фикерен дә белергә кирәк.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, законны камилләштерү зарурлыгын барысын да аңлый. Әмма аны сайлаучылар соңыннан хупларлык итеп үзгәртергә кирәк, дип искәртте Фәррахов.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса