Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт балалар хастаханәсендә яңа билгеләнү

Анда баш табиб булып Алиуллин Алмаз Альфрид улы билгеләнде.

Перинаталь үзәкле балалар хастаханәсендә яңа билгеләнү. 

Алмаз Алиуллин 2010 елда «медицина-профилактика эше» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын, 2011 елда «гомуми гигиена» белгечлеге буенча интернатураны тәмамлый. 2013 елда шулай ук КФУның физик культура һәм тернәкләндерү медицинасы институтының анатомия, физиология һәм кеше сәламәтлеген саклау кафедрасының магистратурасын тәмамлый.

07.07.2017 елдан Алмаз Алиуллин «Апас үзәк район хастаханәсе»нең  баш табибы вазифасын башкара.

18.10.2022 елдан Алиуллин Алмаз Альфрид улы перинаталь үзәкле Әлмәт балалар хастаханәсенең  баш табибы вазифасына билгеләнә.


 

 

Фото: перинаталь үзәкле Әлмәт балалар хастаханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса