Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балалар сәламәтлегенә игътибар зур

Перинаталь үзәкле Әлмәт шәһәр балалар хастаханәсенең искергән автопаркы тулысынча яңага алыштырылды.

Бер айлап элек перинаталь үзәкле Әлмәт шәһәр балалар хастаханәсенә 3 яңа «Лада Ларгус» автомобиле кайтты. Машиналар «Сәламәтлек саклау» милли проектына керүче сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел буынын модернизацияләү программасы буенча сатып алынган.

Автомобильләр «Перинаталь үзәкле Әлмәт шәһәр балалар хастаханәсе»нең балалар поликлиникасына беркетелгән. Аларны биредә бик көткәннәр, чөнки иске автопаркның таушалганлыгы 100 процент тәшкил иткән булган. Яңа машиналар шуларны алыштыру максатында кайтарылган да инде.

Машиналар пациентларны һәм медицина хезмәт-кәрләрен йөртү, дару препаратларын һәм тикшеренүләр өчен биологик материалларны ташу, шул исәптән аларны Казанга да илтү өчен билгеләнгән.

«Автотранспорт  кыска гына вакыт эчендә тиешенчә теркәлү узды һәм шунда ук линиягә дә чыкты. Һәр машина көн саен 30 га якын чакыру буенча хезмәт күрсәтә. Яңа автомобильләр безгә чакыруларга оператив йөрергә, халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртырга, табиблар эшен җиңеләйтергә ярдәм итәчәк. Медучреждениегә 40 мең нәни әлмәтле һәм районнан 3 мең бала беркетелгән. Машиналар авыл җирлегенә чыгу өчен дә бик кирәк», - дип сөйли «Перинаталь үзәкле Әлмәт шәһәр балалар хастаханәсе»нең баш табибы Лидия Владимировна Исмәгыйлева.

Медицина учреждениеләрен транспорт белән тәэмин итү  2021 елда башланган сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы кысаларында тормышка ашырыла һәм ул 2025 елга кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса