Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәтлеләр сәүдә үзәгендә глюкоза һәм холестерин дәрәҗәсен тикшерде

Бу инде ел башыннан бирле медпрофилактика үзәге үткәрә торган алтынчы акция.

Катнашучылар үз  ВИЧ-статусын белделәр, кандагы глюкоза һәм холестерин дәрәҗәсен тикшерделәр. Сәүдә комплексында ук медицина профилактикасы үзәге хезмәткәрләре теләгән кешеләрне экспресс-анализ методы буенча тикшерделәр.

Хәзер кешенең поликлиникага керергә һәм анализлар тапшырырга вакыты юк. Табиблар да монда ярдәмгә килә. Бу көнне сәүдә үзәгендә булучылар сәламәтлекләрен дә тикшерә алдылар. Медицина профилактикасы үзәге һәм "СПИД-үзәк " организмның торышын анализлау буенча акция уздырды. Килүчеләр кан басымын тикшерә һәм кандагы шикәр дәрәҗәсен белә алдылар.

"Бу актуаль, шикәр диабеты булган кешеләр бик күп. Әгәр кеше авырый икән, күз күреме начарлана, бөерләр зарарлана, аяк – кулларның полинейропатиясе ачыклана", - дип аңлатты "Әлмәт иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге"нең баш табибы Гаяз Муллахмәтов.

Чирне башлап җибәрмәскә һәм күрсәткечләрнең нормадан тайпылуы турында үз вакытында белергә генә кирәк. Анализлар тапшырырга кирәк.

Озак көтәргә туры килмәячәк, нәтиҗә бер минут эчендә әзер була. Шулай ук табиблар экспресс-тест ярдәмендә холестерин дәрәҗәсе турында да әйтә алдылар.

"Холестерин арту инсульт һәм инфарктка китерергә мөмкин булган төерләр ясалуга китерә", - дип сөйләде "Әлмәт иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге"нең баш табибы Гаяз Муллахмәтов.

 

Ә анализ нәтиҗәләре белән танышканнан соң, баш табиб консультациясен һәм  киңәшләрен алырга мөмкин иде.

Бу инде ел башыннан бирле медпрофилактика үзәге үткәрә торган алтынчы акция. Быелгысы Бөтендөнья сәламәтлек көненә туры китерелгән. Аларны даими рәвештә төрле сәүдә нокталарында, мәшгульлек үзәгендә һәм предприятиеләрдә оештыралар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса