Әлмәт район үзәк хастаханәсе баш табибы коронавирус белән авыручылар саны кимүен хәбәр итте
Шулай ук Вера Головина сәламәтлекне ныгыту өчен гади киңәшләр бирде.
Әлмәт районында коронавирус белән авыручылар саны шактый кимегән. 28 марттан үзәк хастаханә базасындагы вакытлыгоспиталь ябылды. Бу хакта Әлмәт үзәк хастаханәсенең баш табибы Вера Головина Тимур Нагуманов белән туры эфир вакытында сөйләде.
Хәзер шәһәрдә һәм районда ковидлылар өчен бер генә мәйданчык бар, ул тире-венерология диспансерында урнашкан. Табиб сүзләренә караганда, госпитализацияләүне таләп итүче пациентлар саны кимегән. Коронавирус симптомнары белән медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итүчеләр дә азайган. Өстәвенә, өлкәннәр һәм балалар арасында да авыручылар кимүе күзәтелә.
Әмма, сезонлы авырулар турында да онытмаска кирәк.Тотрыксыз һава торышы аркасында сулыш органнары авырулары барлыкка килергә мөмкин. Вера Головина сәламәтлекне ныгыту өчен гади киңәшләр бирде.
"Беренче чиратта эш һәм ял режимын сакларга кирәк. Икенче, рациональ туклану мөһим", - диде Әлмәт район үзәк хастаханәсе баш табибы Вера Головина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа