Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт районында "Артериаль гипертензия белән авыручылар мониторингы" пилот проектын гамәлгә ашыру тәмамланды

Районның Яңа Кәшер авылында күзәтү астында булган 30 пациентка Bluetooth-тонометрлар тапшырылды.

Әлмәт районында "Татнефть" финанс ярдәме белән "Артериаль гипертензия белән авыручылар мониторингы" пилот проектын гамәлгә ашыру тәмамланды. Проектны тормышка ашыру кысаларында районның Яңа Кәшер авылында күзәтү астында булган 30 пациентка Bluetooth-тонометрлар тапшырылды. Алар "Венул. Сәламәтлек саклау" информацион системасы ярдәмендә эшлиләр.  Мониторинг 6 ай дәвамында башкарылды, нәтиҗәдә шундый зур нәтиҗәләргә ирешелде:
1. Кан басымы 150/100 булганнар 130/80гә кадәр артериаль кан басымының максатчан күрсәткеченә ирешелде.
2. Күзәтү астында булган пациентларның госпитализацияләренең санын 3тән 0гә кадәр кыскартылды;
3. Күзәтү астында булган пациентларда гипертоник кризис очракларын 5 тән 0гә кадәр кимеде;
4. Гипертоник кризислы пациентлар санын 3тән 0гә кадәр киметелде;
5. Күзәтү астында булган пациентларга ашыгыч медицина ярдәмен чакыру очракларының санын 2дән 0гә кадәр киметелде.


Проект, үзенең югары социаль әһәмиятен раслап, пациентлардан уңай фикерләр алды.

 

Фото: район башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса