Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт районы үзәк хастаханәсенең 48 хезмәткәре Сәламәтлек көнендә гимнастикага чыкты

Шулай итеп алар Бөтендөнья сәламәтлек көнен билгеләп үттеләр.

Гимнастикага 7 апрельдә Әлмәт район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре чыкты. Ярты сәгатьлек зарядкада хастаханәнең бөтен медперсоналы катнашты - якынча 48 кеше. Мондый массакүләм зарядка хастаханәдә беренче тапкыр узды, дип хәбәр итә “Әлмәт ТВ”.

 

"Мондый гимнатикадан соң үземне яхшы хис итәм, кызганыч, көн саен эшләп булмый”, – диде хастаханәнең баш табибы Вера Головина.

 

«Алга таба эшләргә әзер, бик файдалы әйбер. Акыл хезмәтен дә, физик хезмәтне дә бергә алып барырга кирәк, болар барысы да чиратлашырга тиеш», – дип билгеләп үтте поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары Нәсимә Габдрахманова.

 

Медперсонал өчен производство разминкасын 22 ел стажлы тренер үткәрде. Күнегүләрдә пилатес, стрейчинг һәм йога элементлары бар иде.

 

"Һичшиксез, шөгыльләнергә кирәк. Шуңа күрә мин көн саен 15-20 минут булса да күнегүләр комплексын үтәргә киңәш итәм», - дип киңәш итте төркем белән дәресләр үткәрүче инструктор Ләйсана Щербинина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса