Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт медицина хезмәткәрләре Covid-19га каршы флешмобта катнашалар

18 декабрьдә “Татнефть” һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенең инстаграмында куркынычсызлык чараларын үтәү турында яздылар.

“Татнефть” медсанчастенең медицина хезмәткәрләре бөтенроссия #НеВстречайтеНовыйгодсНами флешмобына кушылып, Әлмәт халкын яңа ел бәйрәмнәрен өйләрендә үткәрергә чакыралар.

Табиблар яңа ел алдыннан җәмәгать урыннарына баруны чикләргә киңәш итә. Алар коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычын киметергә ярдәм итә торган чаралар турында искә төшерә. Медиклар социаль дистанцияне сакларга, саклагыч битлек киеп йөрергә, кулларны юганда антисептик чаралар кулланырга өнди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса