Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә онкодиспансерның һәм балалар хастаханәсенең яңа корпусларын тиздән ачарга планлаштыралар

Объектларны тапшыру ноябрь уртасына планлаштырылган.

29 октябрьдә Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов сәламәтлек саклау объектларының төзелеш эшләре барышын тикшерде. Бу хакта ӘМР башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Радиология корпусында фасад һәм түбә ябу эшләре, инженерлык челтәрләре һәм янгын суүткәргечен урнаштыру төгәлләнде. Биналарның эчке бизәлеше тәмамланып килә. Технологик җиһазлар өчен энергия белән тәэмин итү линияләрен монтажлау планлаштырыла. Биредә пациентлар ике төр терапия – рентген һәм гамма-нурланыш ала алачаклар.

Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенең хирургия корпусында кирпеч диварларын салу төгәлләнде, түбә һәм фасад эшләре, эчке инженерлык челтәрләрен урнаштыру тәмамлану алдында, биналарның эчке бизәлеше һәм электр чыбыклары сузу дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса