Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Коронавирустан үлүчеләр саны сезонлы грипп дәрәҗәсендә

Мондый нәтиҗәгә ВВС Рус хезмәте килгән.

Covid-19 вакытында үлүчеләр саны гадәти сезонлы грипп белән чагыштырганда күпкә артмый. 
Ул әле тагын да түбәнрәк булырга мөмкин. ВВС Рус хезмәте әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Алар коронавирусның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын ачыкларга булган.

Анализ барышында авторлар гомуми зарарланган кешеләрнең санына карата һәлак булучылар өлешен чагыштырганнар. Статистика буенча дуңгыз гриппы кебек төрле глобаль эпидемияләр уртача 25 елга бер тапкыр була һәм һәр 100 мең кешегә ул чирдән 10-20 кешенең гомере өзелә (0,01-0,02%).

Бүгенге көндә Covid-19дан үлүчеләр саны югарырак булып тоела - беренче 100 мең кешегә 2 меңгә якын үлем очрагы туры килә (2%). Гомумән алганда, төрле тикшеренүләр Covid-19 дан 0,5% ка кадәр 4% дәрәҗәсендә дип бәяли. Әлеге күрсәткечләр сезонлы вирус белән чагыштырырлык. Эпидемиология һәм микробиология институты профессоры Виктор Зуев билгеләп үткәнчә, «сезонлы грипп инфекциясе вакытында үлүчеләр саны шундый ук, яки бераз югарырак була ала».

Шул ук вакытта экспертларның күпчелеге тагын уннарча мең кеше Covid-19 йоктырган, әмма авыр симптомнар кичермәгән һәм табибка мөрәҗәгать итмәгән дип саный. Чөнки инфекция буенча рәсми статистика пациентларның хәле начарайган һәм аларга лаборатор диагностика кирәк булган очракларны гына исәпкә ала. 

Авторлар уйлавынча, күпчелек очракта теләсә кайсы авыруның массакүләм кабынуы башта, нәтиҗәләргә караганда, җитдирәк кебек тоела. Сәбәбе - авыруның авыр очраклары үзенә күбрәк игътибар җәлеп итү.

Авыру йогуга килгәндә, чыннан да, Covid-19 сезонлы грипптан куркынычрак. Әйтик, «гадәти» вирус белән ун авыручы уртача 13 кешене зарарлый икән, коронавирус белән авыручылар тагын 22 сәламәт кешене йоктырырга өлгерә (2,2). Шулай ук  SARS йогышы дәрәҗәсе югарырак икәнен (3кә якын), ә тамыр вирусының бөтенләй 12дән артып китә икәнен онытмаска кирәк. Шуңа күрә бу яктан карантин саклау мөһим.

РАЕНның мактаулы вице-президенты Виктор Зуев билгеләп үткәнчә, теләсә нинди инфекцияне тиз  йоктыручылар төркеменә өлкән яшьтәге кешеләр, авырлы хатын-кызлар, иммунитеты зәгыйфь һәм хроник авырулары булган кешеләр керә.

«Кешеләр, массакүләм мәгълүмат чаралары аркасында курка башладылар. Бу авыру яңа вирустан барлыкка килгән, шуңа күрә мондый көтелмәгән реакция килеп чыкты. Аның үзенчәлекләре - түбән үлүчәнлек (2,5-3%), ләкин вирус бик зарарлы», - дип зарланды Зуев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: короновирус