Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Машина йөртүчеләр игътибарына: ОСАГО полисын алуда үзгәрешләр

30 сентябрьгә кадәр ОСАГО полисын документларсыз сатып алырга була. Санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә илнең кайбер төбәкләрендә техник хезмәт күрсәтү станцияләре эшләми.

Шул сәбәпле машина йөртүчеләр үз автомобильләренең техник торышын тикшертә алмый.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин COVID-19 пандемиясе вакытында иминият компанияләре белән 1 марттан автомобильгә техосмотр узмыйча гына ОСАГО турында шартнамәләр төзи алу турындагы федераль законга кул куйган.

Бу йомшартулар 30 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак. Шунысы мөһим, диагностика картасы 31 октябрьдән дә соңга калмыйча тапшырылырга тиеш.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса