Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак

Ул Өлкәннәр көненә багышлана.

26 һәм 27 сентябрьдә ярминкә Индустриальная ур., 11 адресы буенча (Иске консерва заводы каршында) яңа агропарк территориясендә ачылачак. Ул иртәнге сәгать 8 дән көндезге 3 кә кадәр эшләячәк. Моннан тыш, социаль яклау линиясе буенча ялгыз өлкәннәргә волонтерлык ярдәме оештырыла: аларга сатып алган азык-төлекне өйләренә алып кайтырга ярдәм итәчәкләр.

Әлмәттә авыл хуҗалыгы ярминкәләре һәр ял көннәрендә узачак. Аларда җирле фермерлар, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр үз продукциясен тәкъдим итәчәк.

Моннан тыш, сөт заводы, балыкчылык хуҗалыкларының берсе, яшелчә һәм җиләк-җимеш үзәне һәм башка хуҗалыклар товарларын да сатып алырга мөмкин булачак. Бу хакта туры эфир барышында Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса