Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тимур Нагуманов әлмәтлеләрне үз-үзеңне изоляцияләү режимын катгый үтәргә чакырды

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов шәһәр һәм район халкын үз-үзеңне изоляцияләү режимын катгый үтәргә чакырды

Бүгеннән бөтен республикада куркынычсызлык чаралары көчәйтелде. Барлык халыкка да өйдә калу күрсәтмәсе бирелде. Боларның барысы да 31 марттан гамәлдә.


“Иртәгәдән шәһәрдәге хәрәкәтләр тулы контрольгә алына. 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр үз торак йортларыннан китәргә тиеш түгел. Бары тик медицина күрсәткечләре буенча, тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч янаганда гына бу мөмкин. Калган гражданнарга да өйдә калырга кирәк. Шәһәрдә һәм районда хәзер көчәйтелгән куркынычсызлык чаралары күрелә, урамнарга патрульләр чыгарыла, алар бүгеннән үк үз эшләрен башлады”, - диде башлык.


Тимур Нагуманов иртәгәдән үк әлмәтлеләрдән үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәүне һәм өйдә калуларын сорады. Хәзер кибеткә яки якындагы даруханәгә генә чыгарга ярый. Шулай ук урамга чүп-чар ташлау өчен чыгарга да мөмкин.


“Өзлексез җитештерүдә эшләүче яки яшәешне тәэмин итүче махсус службалар урамга чыгуга хокуклы. Ләкин моның өчен аларда махсус пропуск булу сорала. Хәлне аңлап кабул итүегезне сорыйм. Болар барысы да сезнең куркынычсызлык өчен эшләнә. Безгә бүген шәһәр һәм район территориясендә әлеге чирнең таралуына юл куймау бик мөһим”, - дип билгеләде район башлыгы.


Барыгызга да өйдә калырга кирәк, шулай иткәндә барыбыз да исән-сау булырбыз, бу катлаулы вакытлар, һичшиксез, үтеп китәр, дип искәртте Тимур Нагуманов.

  •  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса