Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тимур Нагуманов: “Инженерлык мәктәбе үз ишекләрен 1 сентябрьгә ачачак”

Бу хакта район башлыгы Тимур Нагуманов үзенең Инстаграмында хәбәр итте.

“1 сентябрьдә заманча Инженерлык мәктәбе үз ишекләрен ачачак. Анда 858 укучы белем алачак”, - диелә хәбәрдә.
Коронавирус пандемиясе булуга карамастан, Әлмәтнең әлеге мөһим социаль объектында төзелеш дәвам итә. 

Тик хәзерге вәзгыять шартларда коронавирус инфекциясе таралу куркынычын кисәтү буенча барлык чараларны да үтәү бик мөһим.
Тимур Нагуманов һәм Роспотребнадзор идарәсе  начальнигы Ирина Хәйруллина төзелеш объектындагы санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү өчен тудырылган шартлар белән танышты.
.
“Төзелешкә кергәндә эшчеләрнең тән температурасын контактсыз термометр ярдәмендә карыйлар, бер тапкыр кулланыла торган битлекләр таратыла, кулларны дезинфекцияләү өчен чаралар бар. 26 нчы гомуми белем бирү мәктәбен билгеләнгән вакытта тапшыру һәм эшләтеп җибәрү бурычы тора”, - диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса