Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Татнефть" компаниясе саклагыч костюмнар җитештерә башлады

Коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау һәм медицина битлекләре дефицитын кисәтү өчен "Татнефть" саклагыч костюмнарын әзерли башлады.

Медицина хезмәткәрләре өчен тәгаенләнгән инфекциягә каршы комплект үз эченә куртка, чалбар, халат, алъяпкыч, җиңсәләр, баш киемен һәм бахилаларны үз эченә ала.

Компания шулай ук эшчәнлекләре даими рәвештә күпсанлы кешеләр белән элемтәдә булуга корылган социаль һәм дәүләт хезмәтләре вәкилләре өчен саклагыч комбинезоннарны җитештерүне дә җайга салды.

Костюмнар  бактерияләргә каршы торырлык махсус күпкатлы СМС материалларыннан җитештереләчәк. Комплектларның гомуми җитештерүчәнлеге тәүлегенә  600 берәмлек тәшкил итә.

Шулай ук "Татнефть"  республиканың көньяк-көнчыгыш муниципалитетларына костюмнар җитештерү өчен материаллар тапшырачак. Алар костюмнарны үз көчләре белән тегәчәк.

"Татнефть" генераль директорының логистика һәм техник үсеше буенча урынбасары Ренат Нугайбеков:
"Коронавирус инфекциясе таралу фонында җәмгыятьне саклау буенча алдынгы чикләрдә булучыларны саклау бик мөһим. Безнең компания үзе өчен бу көрәштә катнашуны мөһим дип саный һәм халыкка максималь ярдәм күрсәтә.
Безнең җитештерүдә әзерләнгән саклык костюмнары, битлекләр, шулай ук "ТАНЕКО" заводында чыгарыла торган антисептиклар Татарстанның медицина һәм социаль хезмәтләренә тапшырылачак", - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса