Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Татнефть" компаниясе полиция хезмәткәрләрен битлекләр белән тәэмин итә

"Татнефть" компаниясе битлекләр җитештерү белән генә шөгыльләнми, ә ашыгыч хезмәтләрне дә алар белән тәэмин итә. Узган атнада саклагыч битлекләрнең беренче комплекты республиканың көньяк-көнчыгыш полиция хезмәткәрләренә тапшырылды.

Эпидемия шартларында хокук саклау органнарына өстәмә авырлык төшә.
Үзләренең гадәти бурычларыннан тыш, алар чит илдән кайткан гражданнарның өйдәге карантин режимы үтәлешен күзәтә. Участковыйлар ялгыз яшәүче өлкәннәрнең фатирлары буенча да йөри. Әлеге катлаулы көннәрдә "Татнефть" компаниясе тәртип сакчыларына ярдәм йөзеннән аларга бушлай саклагыч битлекләр тапшырган. Беренче партияләрне Лениногорск полициясе бүлегенә китергәннәр.

"Бу битлекләр безнең хезмәт вазифаларын башкарган вакытта гражданнар белән аралашу өчен файдаланылачак,- дип сөйләде ЮХИДИ инспекторы Елена Никитина. - Шәхси саклык чаралары өчен "Татнефть" компаниясенә рәхмәт. Алар безгә үзебезне һәм әйләнә-тирәбезне инфекциядән саклау өчен бик кирәк".

Тагын бер партия Бөгелмә шәһәренә китерелде. Саклагыч битлекләрне нефть төбәгенең башка шәһәрләрендәге полиция хезмәткәрләре дә алды. Беренче чиратта халык белән тыгыз элемтәдә булган участковыйлар һәм ЮХИДИ инспекторлары тәэмин ителә. Әлмәттә автоинспекторлар инде саклагыч битлекләрдә һәм перчаткаларда эшли. Әлеге саклык чаралары аларга "Татнефть" компаниясе тарафыннан бирелде.

Фото Наиля Гатауллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса