Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанлылар көненә Covid-19 темасына кагылган 150гә кадәр спам-хат ала

Татарстанда коронавирус темасына бер адресат алган спам-хатлар саны көнгә 150гә җитә.

Бу хакта CyberART (Татарстан InnoSTage) кибер яклау сервислары операторы мәгълүматларына сылтама белән ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, медицина учреждениеләре, күзәтчелек органнары исеменнән ялган хатлар таратылган, алар акча урлау максаты белән эшләнгән.

«Фишинг хәбәрләр төрле оешмалар: Россия кулланучылар күзәтчелегеннән санитар эшкәртүнең яңа таләпләре, Хезмәт министрлыгыннан больничныйларга түләүнең яңа кагыйдәләре, салым органнарыннан салымнарны кире кайтару дип һәм эпидемиягә бәйләп башкалар исеменә яшеренеп килә», - дип сөйләде агентлыкка SearchInform мәгълүмат куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Алексей Дрозд.

Ел башыннан «Касперский лабораториясе» экспертлары 4,6 меңнән артык шикле ресурсны теркәгән булган.

Фото:Екатерина Семенова

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса