Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы үтәлешен 2,5 меңгә якын хокук саклау органнары хезмәткәре тикшерә

Татарстан Республикасында үз-үзеңне изоляцияләү режимының үтәлешен 2,5 меңгә якын хокук саклау органнары хезмәткәре тикшерә . Бу хакта онлайн-брифинг барышында ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте

Лилия Галимова искәртеп узганча, Татарстанның 14 шәһәрендә гражданнарга керү һәм чыгу буенча аерым тәртип кертелгән. Керү урыннарында шулай ук полиция һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре Росгвардия белән берлектә кизү тора. Алар үз-үзләрен изоляцияләү режимының үтәлешен тикшерә.

«Республика Президенты бүгенге көндә  аларның шәһәрдә тәртип тәэмин итү белән бәйле бик мөһим эш башкаруларына игътибар итә,  тәртип кенә түгел, ә безнең республикада яшәүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча да эш алып барыла», — дип ассызыклады ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса