Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда аена 3,5 млн битлек җитештереләчәк

Аена 3,5 млн битлек, минутына 120 эшләнмә - «Татнефть» тарафыннан Кытайда сатып алынып, 11 апрельдә Азнакайга китерелгән комплексның җитештерү куәте әнә шундый.

Ул бер тәүлек эчендә монтажланган.

«Татнефть» матбугат хезмәте журналистлары десанты Азнакайга килгәндә 
линия эшенә соңгы үзгәрешләр кертелгән һәм аның чыдамлыгы сыналган иде.

Җитештерү компаниянең «Татнефть-Актив» ҖЧҖ мәйданчыгында җәелдерелгән. Линия җыю, җибәрү-көйләү эшләре белән
«ТАНЕКО» ААҖ һәм  “А2И” фәнни-техник үзәге вәкилләре шөгыльләнгән.

"Җиһазлар таныш түгел, әмма роботлаштырылган комплексның барлык элементлары белән белгечләр бик тиз танышып, технологик циклның үзенчәлекләрен өйрәнделәр, - дип сөйләде «А2И» фәнни-техник үзәге директоры Владимир Самойлов. - Линия оптималь җитештерүчәнлеккә чыгарылган".

Битлекнең төп өлешен формалаштыру билгеләнгән линиянең беренче этапларында бара. Шуннан соң ультратавыш ярдәмендә калган детальләр беркетелә  һәм битлек әзер. Асылда, бу СМС материалыннан характерлы саклану үзлекләре булган өч катлы әзер продукция формалаштыручы басма станок.

«Станок эшләячәк бинада санитар-гигиеник эшкәртү уздырылды һәм стериль битлекләр чыгаруга әзерләнде, - дип сөйләде «Азнакай киемнәре» генераль директоры Рөстәм Бәзгетдинов. - Моның өчен бина һәм зал заманча дезинфекцияләнде. Көн саен хезмәткәрләрнең тән  температурасы тикшерелә".


Исегезгә төшерәбез, әлеге линияне компания Татарстанга «Руслан» самолетында алып кайтты. Шулай ук “Татнефть" 2,8 млн медицина битлеге, саклану чаралары тектерү өчен материаллар сатып алган.

Елена Филатова

Фото Ивана Ткаченко

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса