Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Республикасында карантиндагы тормышны уңайлы итү өчен Ярдәм порталы эшли

Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы командасы белән берлектә Yardam.ru порталын ачты.  

Анда коронавирус таралуга бәйле рәвештә карантинда булган республика халкы өчен цифрлы сервислар һәм хезмәтләр турында мәгълүмат тупланган.

Yardam.ru сайтындагы мәгълүмат ихтыяҗның төрле төрләренә һәм тормыштагы вазгыятькә карап (әзер ризык, азык-төлек продуктлары һәм даруларны өйгә китерү, психологик ярдәм, федераль һәм республика кайнар элемтәсе, белем бирү ресурслары, өйдән торып эшләү, бизнес һәм дәүләт белән онлайн-хезмәттәшлек өчен сервислар) төркемләнгән

Yardam.ru сайтында коронавирус хакындагы сорауларга җаваплар, бүгенге вазгыятьтә уңайлы яшәү өчен файдалы сервислар, киңәшләр һәм соңгы яңалыкларны тупланган.

Хәзерге вакытта Yardam.ru сайтында 140тан артык сервис тәкъдим ителгән, аларның 70тән артыгы – азык-төлек продуктлары һәм әзер ризыкны өйгә китерүгә кагыла.

ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин билгеләп үткәнчә, бүгенге шартларда цифрлы сервислар һәм хезмәтләр гадәти тормыш рәвешен дәвам итү өчен беркайчан булмаганча актуаль һәм кирәкле.

Хәзерге вакытта Yardam.ru сайтында 140тан артык сервис тәкъдим ителгән, аларның 70тән артыгы – азык-төлек продуктлары һәм әзер ризыкны өйгә китерүгә кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса