Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча чаралар күрә

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында «2020 елның 19 мартындагы 208 нче карарына үзгәрешләр кертү хакында»гы 30 марттагы 234 нче карарын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы гражданнарны һәм хезмәткәрләрне коронавирус инфекциясе таралудан саклауга юнәлдерелгән өстәмә чаралар күрде.

Аерып әйткәндә, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы "Куркынычсыз шәһәр" видеокүзәтү системасы, полиция хезмәтенең патруль-пост хезмәте һәм Дәүләт автоинспекциясе экипажлары ярдәмендә халыкның һәм автомобиль йөртүчеләрнең үз-үзләрен изоляцияләү, җитди сәбәпләрсез үз-үзләрен изоляцияләү зонасында булу-булмауга мониторинг үткәрә.

Закон бозучыларга карата административ йогынты чаралары кулланылачак. 31 мартта Федерация Советы чираттан тыш пленар утырышта РФ Административ хокук бозулар кодексына карантин режимын бозган өчен инфекцияләнмәгән гражданнар өчен 300 мең сумга кадәр штраф билгели торган төзәтмәләрне хуплады.

Документ нигезендә, әгәр гражданин авыру таралу куркынычы янаган шартларда карантин режимын бозса, аңа 15 мең сумнан алып 40 мең сумга кадәр штраф яный. Вазифаи затлар өчен - 50 меңнән алып 150 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан алып 500 мең сумга кадәрге штраф яки 30 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне туктатып тору рәвешендәге җәза билгеләнгән.

Әгәр күрсәтелгән хокук бозулар кеше сәламәтлегенә зыян салса яки аның үлеменә китерсә, ләки җинаять билгеләре юк икән, штраф күләме гражданнар өчен 150 мең сумнан 300 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен - 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен - 500 мең сумнан алып 1 млн сумга кадәр каралган яки эшчәнлекне 90 тәүлеккә кадәр административ туктатып тору каралган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса