Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан "Путин" түләүләренә 8,5 млрд. сум тирәсе акча алды

Татарстанга "Путин" түләүләренә 8,5 млрд. сум бүлеп бирелгән. Бу турыда Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр иткән

“3 яшькә кадәрге һәм 3тән 16 яшькә кадәрге балаларга 5 һәм 10 мең сум акча түләүгә республикада 770 меңнән артык бала дәгъва итә", - диелгән хәбәрдә.

Татарстанда 3 яшькә кадәрге сабыйлары булган гаиләләрнең күбесе вәгъдә ителгән финанс ярдәмен алган инде.

3тән 16 яшькә кадәрге балаларга түләүләрне бу елның 1 июненнән бирә башлыйлар. Акчалата ярдәм алу өчен гаризаны ике ысул белән бирергә мөмкин: Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта яки шәхсән МФЦ аша.

Моны 1 октябрьгә кадәр эшләргә кирәк.

"Иң мөһиме, документларны төгәл тутырып, гаризаны дөрес тутырырга кирәк, бу кергән гаризаларны эшкәртү һәм түләүләрне күчерү процессын шактый тизләтәчәк», — дип китерә Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафинның сүзләрен матбугат хезмәте.
 

Фото:архив/Владимир Васильев

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса