Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Министрлар Кабинеты үз-үзеңне изоляцияләү чорында өйдән чыгу тәртибен раслады

Моның өчен 2590 номерына СМС-хәбәр җибәреп теркәлергә кирәк.

2590 номерына РЕГИСТРАЦИЯ#ФамилияИмяОтчество#серия и номер паспорта#адрес фактического места проживания#Согласен(а) на обработку персональных даных. (Например, РЕГИСТРАЦИЯ#ИвановИванИванович#92199632506#Казань Нигматуллина 5 квартира 9#Согласен на обработку персональных даных.) тексты белән бушлай СМС-хәбәр җибәреп теркәлергә кирәк.

Аннары җавап булып уникаль теркәлү коды белән СМС-хәбәр килергә тиеш. Тагын 2590 номерына "Цель" тексты белән СМС-хәбәр җибәрергә һәм өйдән чыгу максатын күрсәтергә кирәк.

.
✅Максатлар нинди була ала:

1) Судка бару;
2) Балигъ булмаган баланы белем бирү оешмасына алып бару;
3) Медицина яки ветеринария оешмасына бару;
4) Җирләүдә катнашу;
5) Паспорт алу, яңадан ясату;
6) Дачага бару (шәһәр читендәге йорт) / дачадан кайту (шәһәр читендәге йорт);
7) Кредит түләү оешмасына яки почта бүлекчәсенә бару;
8) Авыру туганнарга дарулар, азык-төлек, беренчел әһәмияттәге товарлар алып бару яки ярдәм итү;
9) Яшәү урынын үзгәртү (тору урыны).
.
✅ МӨҺИМ: Түбәндәге очракларда рөхсәт алу КИРӘКМИ:

- Сез ашыгыч медицина ярдәменә мөрәҗәгать иткәндә
- Якындагы кибеткә азык-төлеккә барганда
- Йорт хайваннары белән урамга чыкканда
- Чүп-чар түккәндә
- Эшчәнлеге туктатылмаган оешмага эшкә барганда (эштән кайтканда). ТР Министрлар Кабинеты раслаган форма буенча эш бирүче биргән документ (белешмә) булырга тиеш.
- ТР эчендә йөк ташыганда, шулай ук ТР Министрлар Кабинеты раслаган форма буенча йөк җибәрүче биргән белешмә белән ТРдан йөк җибәргәндә
- Волонтер булып, ТР Яшьләр Министрлыгы биргән документ (белешмә) белән аерым категория гражданнарга дарулар, азык-төлек, беренчел әһәмияттәге товарлар илткәндә.

Шунысы мөһим, гражданин уникаль код белән СМС-хәбәр алган очракта гына өйдән чыгарга рөхсәт ителә. Шунда ук аның кайчанга кадәр өйдән чыгу вакыты гамәлдә булуы да күрсәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса