Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сайлаулар - 2020: Тавыш бирер вакыт

11-13 сентябрьдә Татарстанда республика Президентын һәм муниципаль берәмлекләр депутатларын сайлаулар уза.

Әлмәт территориаль сайлау комиссиясе хәбәр иткәнчә, шәһәр һәм районда 150 меңгә якын кеше тавыш бирү хокукына ия. Алар өчен Әлмәттә һәм авыл җирлекләрендә 116 сайлау участогы ачылды. Моннан тыш, мобиль пунктлар да эшләячәк: шәһәр халкы 6 автобус һәм ике чатырда тавыш бирә алачак.

Сайлаулар бу юлы да санитар-эпидемиологик таләпләрне саклап уздырыла. Участокларның әзерлеген Роспотребнадзор хезмәткәрләре алдан ук тикшереп чыкты. Өч көнлек сайлау кампаниясе коронавирус белән зарарлану куркынычын киметүгә юнәлдерелгән: ул халыкның артык күп җыелуын булдырмаска ярдәм итәчәк. Участок хезмәткәрләре урыннарда көненә берничә тапкыр дезинфекцияләү оештыра, бүлмәләрне җилләтеп тора. Биналарда шулай ук социаль дистанция саклау өчен махсус тамгалар да төшерелгән, тавыш бирү өчен кабиналарның исә алгы пәрдәләре юк.

Сайлау комиссиясе әгъзаларының, күзәтүчеләрнең һәм тавыш бирүчеләрнең тән температурасын үлчәү көтелә. Сайлау участогына битлектә керү мәҗбүри: әгәр ул юк икән, аны участокта бирәчәкләр. Шулай ук перчаткалардан файдаланырга яки санитайзер ярдәмендә кулларны эшкәртергә тәкъдим ителәчәк.

Участокта сайлаучыларга өч бюллетень бирелә: ТР Президентына кандидатлар, бердәм округ буенча партия исемлеге һәм бер мандатлы округ буенча кандидатлар өчен тавыш бирергә туры киләчәк. Сайлаучыларга бер тапкыр кулланылучы ручкалар бирү көтелә.

Җитди сәбәпләр аркасында участокларга килә алмаучылар өчен өйдә тавыш бирү каралган. Мондый хокуктан файдалану өчен үз участок комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аларның контакт мәгълүматлары Үзәк сайлау комиссиясе сайтында урнаштырылган. Өйдә тавыш бирү өчен гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша да калдырырга мөмкин. Гаризалар 13 сентябрьдә 14.00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.

Таня ШАМБЕР

Сайлау участогы номерын һәм адресын ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайтында белергә була. t.me/my_cikrt_bot телеграм-бот буенча да әлеге мәгълүматны сорап алу мөмкинлеге бар.

 

Сайлау көнендә узачак чаралар турында: http://almet-rt.ru/news/afisha/saylau-byrm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса