Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

РКБ ябылу турында социаль челтәрләрдә таралган мәгълүмат - ялган

Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

WhatsApp мессенджерында РКБ ябылу турында хәбәр таралды. Бу мәгълүматны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә кире кактылар.

"Ял һәм бәйрәм көннәрендә хастаханә гадәти режимда эшли, кабул итү-диагностика бүлекләре тәүлек буе хезмәт күрсәтә, барлык мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итә, көн саен ПДОга 300ләп пациент килә», — дип сөйләделәр министрлыкта. 

Шулай ук министрлыкның матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, хастаханәдә, ОРВИ үсеше күзәтелгәнгә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләре нигезендә чикләү режимы саклана.Шул ук вакытта авыр пациентларны караучыларга һәм реанимация бүлегенә керү мөмкинлеге чикләнмәгән.

Россиядә 2019 елның мартыннан телекоммуникация челтәрләрендә фейк яңалыклар һәм ялган мәгълүмат тараткан өчен административ җаваплылык билгеләнгән. Моннан тыш, җәмәгать урыннарында коронавирус темасы белән бәйле ПРАНКлар өчен җинаять җаваплылыгы яный. 

Февраль башында Мәскәү метросында коронавирус өянәге дип шаярган пранкерны тоткарлаганнар. Аңа карата "Хулиганлык" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер егеткә 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: короновирус ркб