Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ренат Тимерҗанов ТРда җинаятьчелеккә каршы көрәш турында сөйләде

Моңа Татарстан җитәкчелеге һәм хокук сакчылары ярдәм иткән.

«Казан феномены» белән көрәш 1990 елларда борылыш ала. Моңа сәяси ихтыяр һәм Татарстан җитәкчелеге тарафыннан хокук сакчыларына күрсәтелгән ярдәм белән ирешелә. Республикада җинаятьчелеккә каршы көрәш турында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының элеккеге урынбасары, ТР буенча элеккеге баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов Андрей Кузьмин белән әңгәмә вакытында сөйләде. 
 
Эчке эшләр министрының элеккеге урынбасары сүзләренә караганда, бу вәзгыятьнең нигезендә илдә һәм республикада 1980 һәм 1990 еллар чигендә барлыкка килгән социаль-икътисади проблемалар ята. Җинаятьчелеккә каршы көрәштә борылыш чоры ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының йомгаклау коллегияләренең берсендә башлана. Анда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә катнаша. 
 

"Минем доклад белән чыгыш ясыйм, "элеккечә үк оператив криминоген хәлгә төркемнәр һәм аларның лидерлары йогынты ясый" дип белдерәм. 


"Коллегиядә күпме йөрим, вакыт-вакыт нинди дә булса группировка, лидерлар сезнең хәлгә йогынты ясый. Ә сез кайчан аларга йогынты ясый башлыйсыз? –дип докладны бүлеп, каты итеп сорады Президент", – дип искә ала Ренат Тимерҗанов. 
 

"Мин: “сәяси ихтыяр кирәк“, - дим. 
“Мин сезгә аны бирәмен“, - дип җавап бирде ул. Моннан соң ул безгә һәрвакыт ярдәм итте", – дип сөйли Тимерҗанов.

Шулай ук ул чакта ТР Хөкүмәте тарафыннан хокук сакчыларына зур ярдәм күрсәтклүен билгеләп үтте. 
 
Ренат Тимерҗанов белән әңгәмәнең тулы версиясен "События" сайтында укыгыз.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса