Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында Мөдәррис Ибраһимов истәлегенә мемориал ачылды

Мөдәррис Әхмәтзәкиевич - сугыш ветераны, язучы, педагог, тарихчы, публицист, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты, Россия гуманитар фәннәр академиясе академигы, Ф. Кәрими исемендәге мемориаль музейга нигез салучы.

Ул 1925 елның 8 августында Тайсуган авылында туган, әмма гомере буе Миңлебай авылында яши. 1943 елда фронтка китә. Украина, Румыния, Болгария, Югославия, Венгрия, Австрияне немец илбасарларыннан азат итүдә катнашып яралана, 2 нче төркем инвалидлык ала. Сугышчан казанышлары өчен «Кызыл Йолдыз» ордены, ике «Ватан сугышы» ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң ВЛКСМ райкомының беренче секретаре итеп билгеләнә. Миңлебайның сигезьеллык мәктәбендә 1946 елдан укытучы булып эшли, 1955 елда мәктәп директоры итеп билгеләнә һәм 24 ел буена әлеге вазифада хезмәт куя. 1979-1982 елларда Миңлебай авыл Советы рәисе, 1955-1990 елларда - Миңлебай авылында партоешма секретаре була.

Мөдәррис Әхмәтзәкиевич авыл мәктәбе һәм авыл тарихы турында материаллар туплый һәм аларны өйрәнә. Аның көче белән авылда Фатих Кәрими исемендәге музей ачыла һәм аның исеме белем бирү учреждениесенә бирелә. Халык мәгарифе өлкәсендә хезмәт куйганда Ибраһимов үзен укыту-тәрбия процессында бик яхшы оештыручы итеп таныта, яңа сигезьеллык агач мәктәп төзи.

Мөдәррис Ибраһимов 2007 елда бакыйлыкка күчә. Әмма ул әле дә йөрәкләрдә. Улы Мөдәррис Әхмәтҗан улы инициативасы белән Миңлебай урта мәктәбе территориясендә аның истәлегенә мемориал төзелде. Бүген аның тантаналы ачылышында ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, авыл җирлеге башлыгы Илдар Рәхимов катнашты. Моннан тыш, җитәкчелек Миңлебай мәктәбенең 1 нче һәм 9 нчы сыйныф укучыларын яңа уку елы белән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса