Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәмәгать урыннарында битлек кимәүчеләргә җәза бирү тәртибе билгеле

20 апрельдән башлап Татарстан Республикасында гражданнарга ваклап сату, хезмәт күрсәтү һәм җәмәгать транспортында шәхси саклану чараларыннан башка йөрү тыела.

Закон бозучыга тиешле беркетмә төзеләчәк. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр иттеләр.


«Закон бозучыларны Эчке эшләр министрлыгы, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Росгвардия, шулай ук Татарстан Президентының 224 нче указы буенча башкарма хакимият органнары һәм вазифаи затлар исемлегенә кергән органнар җәза бирә ала. Алар РФ КоАП 20.6.1 маддәсе буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле. Алар таләпләрнең үтәлүен тикшерү өчен автобуслар һәм кибетләргә керергә мөмкин», — дип сөйләделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса